8(8553)373-373

%PM, %19 %641 %2018 %14:%Nov

Әлмәттә туризм үсеш алачак

Кванториумда очрашу Кванториумда очрашу Салават Камалетдинов

Төбәккә туристларны җәлеп итү буенча максатчан эш бара.

Әлмәтнең туризм үсеше үзәге Россия Федерациясе Президенты грантын отты. Районда тикшерүләр уздыру өчен Казаннан проект төркеме килде. Алар белән без дә очраштык.

Әлмәткә туристларны җәлеп итәргә буламы? Проект төркеме бу сорауга «була» һәм «кирәк» дип җавап кайтарды. Һәм моның төбәк өчен кулай якларын да аңлаттылар. Туризм милли академиясенең Татарстан бүлеге рәисе Азат Шәйхетдинов әйтүенчә, Казанга узган ел 3 миллионлап турист килгән һәм алар 16 миллиард сум тирәсе акча калдырган.

– Казан, Болгар, Биләр, Свияжскида туризм тулы көченә эшли. Әмма бер урынга ике-өч тапкыр гына килергә була. Ә аннан соң аларны республикада кайда җәлеп итәргә? Без бу 3 миллион туристның бирегә килгәнен телибез. Әлмәтне үзәк итеп алу юкка түгел, монда инфраструктура яхшырак, кунакханә, туклану урыннары күбрәк, кичен барыр урыннар шактый, – дип аңлатты ул.

Әлбәттә, зур сәяхәткә чыккан кунакларны Әлмәттәге туристик объектлар белән генә таныштыру күздә тотылмый, исәп башка шәһәр-районнарга бер көнлек турлар да оештыру. Һәр торак пунктта туристик объектлар бар. Азат Шәйхетдинов әйтүенчә, туристлар төркемен республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге буенча йөртә башлаганнар инде. 2016 елда 950 турист алып килгән булсалар, узган ел аларның саны 2 меңнән артып киткән.

Барысы да 2014 елда халык күпләп йөри торган чит илләргә юл ябылып, туристик фирмаларда кризис пәйда булгач башланган.

– Без бу проблеманы хәл итү өчен үзебездәге туристик потенциалны өйрәнергә булдык. Россиянең Алтын боҗра туристик маршруты рәвешендә проект башладык. Аны Татарстанның Алтын дагасы дип атадык. Алга Кама арты районнарын, бу 22 шәһәр һәм район, өйрәнү бурычын куйдык. Беренче этапта 12 ләп төбәкне карап чыктык, – диде Азат әфәнде.

Көньяк-көнчыгыш төбәктә туризмны үстерү буенча быел Россия Федерациясе Президенты грантына заявка биргән булганнар һәм отканнар. Эшче төркем туристик объектларны паспортлаштыру өчен тикшерү алып барырга чакырылган. Әлеге паспорт нигезендә июльдә Әлмәт, Актаныш, Баулы, Лениногорск үсеш программаларын төзүгә Президентның икенче грантына заявка бирү планлаштырыла. 4 районда да эшче төркем эшли.

– Без табигый ландшафт белән бәйле, спорт, медицина, сәнәгать туризмын үстерә алабыз. Милли бәйрәмнәр, йолалар да кызыксыну уята. 3 ел эчендә Кама артындагы 22 шәһәр-районны колачларга исәплибез, – диде Әлмәт агломерациясе туризмы үсеше үзәге башкарма директоры Азат Низамов.

Казан дәүләт мәдәният институтының туризм кафедрасы доценты Гөлнара Мортазина төбәктә һәр адымда туристик объект күрергә мөмкин булуын җиткерде.

– «Җиләкле үзән» гаҗәпләндерде. Янәшәдә генә нефть чыгару җиһазлары, ә монда гектарлап үсентеләр. Мондый күренешне сирәк очратырга була. Фольклор, борынгыдан үзгәртелмичә килгән йолаларны күрсәтергә, район файдасына үстерергә кирәк. Нефтьчеләрнең, район җитәкчелегенең ярдәме һәркайда сизелә. Әлмәтнең туризм үзәге – бик яхшы мәйданчык. Төбәкне бу юнәлештә дә уңыш көтә дип уйлыйм, – диде ул.

Статья и репортаж предоставлены almet-rt.ru

Коротко о нас

Центр развития туризма Альметьевской агломерации. Сайт создан на средства Гранта президента Российской Федерации

Контактная информация

Офис нашей организации вы можете найти по адресу:

г.Альметьевск, ул. Пушкина 29
8-8553-373-373
info@crtzp.ru

Реквизиты компании

АНО «ЦРТ АЛЬМЕТЬЕВСКОЙ АГЛОМЕРАЦИИ»
Юр. адрес: Республика Татарстан,
423450, г. Альметьевск, ул. Пушкина 29
Телефон/факс 8 (8553) 373-373
ИНН/КПП 1644090005/ 164401001
ОКПО 15765563